• Русский
  • Татарча

«Белем бирүнең сыйфатын күтәрү юллары» вебинары

2020 елның 2-4 июнендә белем бирү нәтиҗәләре түбән һәм уңайсыз социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру һәм «Мәгарифне үстерү» РФ Дәүләт программасы кысаларында «Белем бирүнең сыйфатын күтәрү юллары» темасына вебинар узды.

Вебинарда Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының “Вильданов Галим исемендәге Каразирек урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең 16 педагогик хезмәткәре катнашты. Программаның кураторы - ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы өлкән укытучысы Һадиева Гөлнара Васил кызы.

Доклад белән “Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты” өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре чыгыш ясадылар: укыту-методик эш буенча проректор Сагеева Г.Х. - “Белем сыйфаты: укытучымы яки укучымы?”, педагогның һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен үстерү бүлегенең фәнни хезмәткәре Әхмәтшина Р.М. - “Укытучының эш сыйфатын бәяләү: компетентлы якын килү”, тәрбия, өстәмә белем бирү лабораториясе мөдире М.Р. Шәехов - “EdTech: нәтиҗәлелекне арттыру өчен заманча белем бирү технологияләре”, татар теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы Г.В. Һадиева - “Төп гомуми белем бирү программаларының белем бирү нәтиҗәләрен үзләштерү идарәсе”.