• Русский
  • Татарча

ТР Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының чираттагы утырышы узды

2020 елның 5 июнендә ТР Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  1. Дәүләт биремен үтәүнең барышы турында.
  2. ТР Мәгарифне үстерү институтының мәгълүмати трансформация концепциясе турында.
  3. Инновацион мәйданчыклар эшчәнлегенең арадаш нәтиҗәләре.
  4. Пландагы кулъязмаларны бастыру өчен тәкъдим итү.

Фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор Яковенко Т.В. доклады тыңланды, анда институтның цифрлы трансформациясе буенча Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының стратегик ориентирлары чагылдырылды. Доклад югары бәя алды һәм Гыйльми совет карары буенча концепция институт сайтында урнаштырылачак.

Институтның Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия мәгариф академиясе, Роснано һ.б. белән берлектә гамәлгә ашырыла торган инновацион мәйданчыклар эшчәнлегенең арадаш нәтиҗәләре турында докладлар мәгълүмати һәм бай эчтәлекле булды. Агымдагы елда хәл ителергә тиешле уңышлар һәм проблемалар билгеләп үтелде.