• Русский
  • Татарча

2020 елның 6 июнендә Тоталь диктант буенча икенче онлайн-марафон узачак

2020 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының чираттагы утырышында институт укытучылары һәм белгечләренең 2020 елның 6 июнендә – рус теле көне һәм А.С. Пушкинның туган көнендә «Google» белән партнерлыкта үткәрелә торган Тоталь диктантның икенче онлайн-марафонында катнашуы турында Карар кабул ителде.

Марафонның кунаклары – телетапшырулар алып баручы һәм журналист Фёкла Толстая, лингвист Максим Кронгауз һәм язучы Динә Рубина. Спикерлар туры эфирда интернет үсеше белән бәйле рәвештә рус теленең ничек үзгәрүе турында фикер алышачак.

Чараның бер өлеше рус телендә эзләү соратуларына багышланачак.

Әлеге чарада катнашу катнашучыларга рус телен белү дәрәҗәсен билгеләргә, үз белемен тикшерергә, шулай ук үз белемнәрендә җитешсезлекләр табарга мөмкинлек бирәчәк.

Язмача да, телдән дә сүз – кешенең белем дәрәҗәсе, мәдәнияте күрсәткече, ул, бигрәк тә үз укучылары өчен үрнәк булып торган педагоглар өчен, һәрвакытта да кыйммәткә ия булачак.

Онлайн-марафонга сылтама: http://marafon.totaldict.ru/#rec195768626.