• Русский
  • Татарча

Гомуми белем бирү оешмаларының район һәм мәктәп методик берләшмә методистлары һәм җитәкчеләре өчен вебинар

2020 елның 9 июнендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең методик эшне үстерү бүлеге Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының район һәм мәктәп методик берләшмәләре методистлары, җитәкчеләре өчен «Мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын камилләштерү» темасына вебинар форматында семинар уздыра.

Модератор: О.В. Мартьянова, ТР Мәгарифне үстерү институтының методик эшне үстерү бүлеге башлыгы, педагогика фәннәре кандидаты

Семинар кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

  • Методик берләшмә җитәкчесе тарафыннан профессиональ стандарт кысаларында укытучының һөнәри компетентлыгын формалаштыру, О.В. Мартьянова, ТР Мәгарифне үстерү институтының методик эшне үстерү бүлеге башлыгы, педагогика фәннәре кандидаты.
  • Белем бирү оешмасында методик эшне оештыру: бердәм методик тема, планлаштыру һәм аналитик эшчәнлек, Л.К. Хисмәтова, ТР Мәгарифне үстерү институты методик эшне үстерү бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты.

Керү режимы: https://youtu.be/JWeKfbiTQ1w