• Русский
  • Татарча

«Татарстан Республикасында уку елы нәтиҗәләре» онлайн-конференциясе

Татарстан Республикасында ЯКласс белән уку елы нәтиҗәләре буенча онлайн-конференциядә катнашырга чакырабыз

2020 елның 22 июнендә 14.00 сәгатьтә «Татарстан Республикасында ЯКласс белән уку елы нәтиҗәләре» онлайн-конференциясе узачак. Аны Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә «ЯКласс» ҖЧҖ оештыра. Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының теләгән барлык педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләре катнаша ала.

Вебинарда ЯКласс белән дистанцион укуга йомгак ясыйбыз һәм Татарстан Республикасы мәктәпләренең, шулай ук шәһәр һәм авыл мәктәпләре арасында лидерларны, шулай ук йомгаклау контроль эшләре нәтиҗәләрен анализлыйбыз.

Конференциянең төп сораулары:

  • Дистанцион уку шартларында укучыларның укыту эшчәнлеге идарәсе;
  • Хәзерге шартларда һөнәри ориентациягә яңа караш.

Спикерлар:

  • Нугуманова Людмила Николаевна — атарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры;
  • Дуженков Руслан Викторович — 182 нче политехник лицей директоры;
  • Карамова Гульшат Гаяновна — 183 нче гимназиянең химия һәм биология укытучысы;
  • Зиятдинова Гузелия Сагитовна — Апас урта мәктәбе директоры;
    Даутова Альбина Фериниловна — Чаллы шәһәре 58 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;
  • Комеко Дина Азатовна — «ЯКласс» төбәк вәкиле.

Теркәлергә

Барлык сораулар буенча "ЯКласс" компаниясенең төбәк вәкиле Динә Азатовна Комекога мөрәҗәгать итә аласыз: 8 (905) 022-19-43