• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары һәм җитәкчеләре өчен «Мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең региональ моделе» түгәрәк өстәле

«ТР Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесене дәүләт биремен гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елның 18 июнендә мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы тарафыннан « MyOwnConference программасын кулланып, «Мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын бәяләүнең төбәк моделе» дигән түгәрәк өстәл уздырылды. Түгәрәк өстәлдә катнашуга Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы муниципаль бүлекләре һәм мәгариф идарәләре белгечләре һәм методистлары чакырылган иде.

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Ансаровна Измайлова сәламләде. Ул чыгышында Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирүне үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен ачты.

Түгәрәк өстәл спикерлары арасында мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын бәяләү модельләрен эшләүдә һәм апробацияләүдә катнашучы мәктәпкәчә мәгариф оешмалары педагоглары һәм җитәкчеләре бар иде. Казан шәһәренең Идел буе районы «Катнаш төрдәге 43 нче балалар бакчасы»ның өлкән тәрбиячесе Ольга Анатольевна Рубашная балалар бакчасында сыйфатны бәяләүнең эчке системасын проектлау эшенә йомгаклар ясады, эшендә очраган төп проблемаларны яктыртты. Казан шәһәре Совет районының “113 нче балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе мөдире, психология фәннәре кандидаты Эльвира Әзһәм кызы Садретдинова балалар бакчасы үсешен кеше үсеше белән чагыштырып, белем бирү оешмасының тормыш циклы турында сөйләде. ТР Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Рәсилә Илдус кызы Латыйпова үз чыгышында фикер алышу өчен ТР Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы коллективы эшләгән мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләүнең типлаштырылган күрсәткечләре исемлеге проектын тәкъдим итте.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар алынган мәгълүматның мөһимлеген, файдалы һәм кирәкле булуын билгеләп үттеләр. Әлеге юнәлеш буенча эшне дәвам итү турында карар кабул ителде.

Түгәрәк өстәл модераторы - «ТР Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты, психология фәннәре кандаты С.Н.Башинова.