• Русский
  • Татарча

ТР Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының чираттагы утырышы узды

2020 елның 3 июлендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының чираттагы утырышы узды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  1. ТР Мәгарифне үстерү институтының үсеш программаларын раслау турында.
  2. 2020 елның 1 яртыеллыгында гамәлгә куючының дәүләт йөкләмәсен үтәү турында.
  3. Инновацион мәйданчыклар эшчәнлегенең арадаш нәтиҗәләре.
  4. Пландагы кулъязмаларны бастыру тәкъдиме.
  5. Төрлесеннән.

Икътисадый һәм стратегик үсеш буенча проректор Р. Г. Хәмитовның доклады тыңланды, анда ТР Мәгарифне үстерү институтының мәгарифне үстерү буенча 3 программасы тәкъдим ителде:

  • 1 нче рограмма: «Әйләнә-тирәнең цифрлы трансформациясе»;
  • 2 нче программа: «Цифрлы белем бирү өчен кадрлар потенциалы»;
  • 3 нче программа: «Инновацион технологияләр һәм һөнәри үсеш эчтәлеге».

Доклад югары бәя алды, Гыйльми совет карары буенча программа расланды һәм институт сайтында урнаштыру өчен тәкъдим ителде.

2020 елның 1 яртыеллыгында дәүләт биременең үтәлеше турында докладлар информатив булды. Агымдагы елда хәл ителергә тиешле казанышлар һәм проблемалар билгеләнде.