• Русский
  • Татарча

2020 елда «Авыл укытучысы» федераль программасының конкурс нигезендә сайлап алу җиңүчеләрен билгеләү өчен Конкурс комиссиясе утырышы узды

2020 елның 6 июлендә авыл торак пунктларына яисә шәһәр тибындагы бистәләргә, яисә 2020 елда 50 мең кешегә кадәр халкы булган шәһәрләргә эшкә килгән (күченгән) укытучыларга бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләрен алу хокукына дәгъва кылучыларны билгеләү буенча конкурс комиссиясе утырышы үткәрелде.

«Авыл укытучысы» программасы 2019 елның февралендә Россия Федерациясе Президенты инициативасы белән башланып китте.

Татарстан Республикасында катнашу шартлары һәм сайлап алу критерийлары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 26 февралендәге 149 номерлы карары белән Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнгән методик рекомендацияләр нигезендә расланды.

2020 елда Татарстан Республикасында программаның максатчан күрсәткече -13 кеше.

Татарстан Республикасында конкурска документлар пакетын Россия Федерациясенең 21 регионыннан 68 укытучы тапшырды, шул исәптән: 18е – Татарстан Республикасыннан, 13е – Башкортостан Республикасыннан, 5се – Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән, 4 укытучы – Самара өлкәсеннән, 3се – Киров өлкәсеннән, 2се – Тыва, Марий Эл республикасыннан, Саратов, Чиләбе өлкәләреннән, Краснодар краеннан. 1әр укытучы – Мәскәү, Коми Республикасы, Калмыкия, Дагыстан, Чуваш, Удмуртия, Чечен Республикасы, Свердловск, Әстерхан, Кемерово өлкәләреннән.

Конкурс нәтиҗәләре буенча претендентлар рейтингы билгеләнде. Бер тапкыр бирелә торган компенсация түләвен алу хокукына конкурс сайлап алу хокукына дәгъва кылучыларның рейтинг таблицасы белән конкурс комиссиясе утырышы беркетмәсе «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе рәсми сайтының (www.irort.ru) «Грантлар һәм конкурслар» битендә урнаштырылган.