• Русский
  • Татарча

«Асоциаль тәртипле балаларны тәрбияләүнең психологик һәм педагогик үзенчәлекләре» темасына әңгәмә-практикум форматында вариатив чара

2020 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, төбәк проектларын тормышка ашыру, нәтиҗәләрне начар социаль шартларда эшләгән һәм белем бирү нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләрдә тарату юлы белән белем бирүнең сыйфатын күтәрү максатында, 2020 елда «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында «Асоциаль тәртипле балаларны тәрбияләүнең психологик һәм педагогик үзенчәлекләре» дип аталган әңгәмә-практикум форматында вариатив чара үткәрделәр. Чара эшендә Татарстан Республикасы Нурлат районының 36 педагогы катнашты (Яңа Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбе, Төрнәс урта гомуми белем бирү мәктәбе, Курманай төп гомуми белем бирү мәктәбе).

Мәгарифне үстерү институтының Педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты К.Ш. Шәрифҗанова педагогик хезмәткәрләрнең, хәзерге заман мәктәбе психологларының мөһим эш юнәлешләре, үсеп килүче буынны социальләштерү, укучыларның шәхси, социаль, хокукый культурасын үстерү өчен шартлар тудыру турында сөйләде.

Эш онлайн-режимда барды, чатта чыгыш ясаучының катнашучылар белән элемтәсе актив тәэмин ителде.

Чара материаллары (тезислар һәм презентацияләр) катнашучыларга җибәрелде.