• Русский
  • Татарча

Методик материалларны яңарту

Хөрмәтле коллегалар!
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәгълүмати-методик материаллар әзерләде, алар ТР Мәгарифне үстерү институты сайтында урнаштырылган. Аларда фәннәрне укыту, тәрбия эшен һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру, өстәмә белем бирү, заманча белем бирү технологияләрен кулланып дистанцион укыту, фәнни-гамәли конференцияләр материаллары, республика педагогларының эш тәҗрибәсе һ.б. актуаль мәсьәләләр яктыртылган.

Методик материаллар исемлегенә сылтама: http://irort.ru/ru/node/85