• Русский
  • Татарча

«Мәгариф» милли проектының «Киләчәк укытучысы» федераль проектын тормышка ашыру

2020 елның 17 августыннан 29 августына кадәр «Киләчәк укытучысы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысасында «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең «Укытучының һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен камилләштерү: заманча алым» мәгариф программасы буенча 72 сәгать укулар үткәрә. Укуда Калмыкия Республикасы, Мордовия Республикасы һәм Пенза өлкәсе гомуми белем бирү оешмалары педагоглары катнаша.

Программа Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары педагогларының һөнәри һәм шәхси компетенцияләренә диагностика нәтиҗәләрен исәпкә алып эшләнгән. Сынау Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының teachers-skills.ru электрон мәйданчыгында узды. Мәгълүматларны анализлау нигезендә педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри дефицитлары ачыкланды, проектта катнашучыларның якындагы «үсеш зоналары» билгеләнде, индивидуаль белем бирү маршрутлары төзелде.

"Укытучының һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен камилләштерү: заманча алым» селектив белем бирү программасы буенча дәресләр расписаниесе.