• Русский
  • Татарча

«Август педагогик киңәшмәсе - 2020» электрон ресурсы

Яңа уку елын оештыру, гадәттәгечә, августта педагогик киңәшмәләрдә тикшерелә.
2020 елның 25 июнендә Мәгариф министрлыгы фикер алышу өчен темалар формалаштыру юнәлешләрен тәкъдим итте:

  1. Гомуми белем бирү сыйфаты буенча Россия Федерациясенең 10 әйдәп баручы ил арасына керүе буенча стратегик максатка ирешүнең төп юнәлешләре.
  2. Белем бирү оешмаларының тәрбия эшчәнлеген модернизацияләү. Россия Федерациясе гомуми белем бирү оешмаларында үрнәк тәрбия программасын гамәлгә кертү.
  3. Мәгарифне цифрлы трансформацияләүнең актуаль юнәлешләре: традицион белем бирүне үстерүнең перспективалары һәм яңа мөмкинлекләре.

Алда торган август педсоветы, барыннан да элек, бу актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән, шуңа күрә аны әзерләүгә аерым игътибар белән якын килергә кирәк.
«Август педагогик киңәшмәсе - 2020» яңа электрон ресурсында киңәшмәгә нәтиҗәле әзерләнергә мөмкинлек бирә торган материаллар тупланган:

  • вебинарлар;
  • экспертларның фикерләре;
  • күрсәтелгән юнәлешләр буенча актуаль мәкаләләр;
  • эш өчен укыту-методик әсбаплар сайланмасы;
  • квалификация күтәрү курслары.

«Август педагогик киңәшмәсе - 2020» яңа ресурсы белән танышырга чакырабыз.
https://uchitel.club/pedsovet-2020/?utm_source=region-chuvash_IRO&utm_me...