• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманова «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы һәм Казан федераль университетының Алабуга шәһәрендәге университет мәктәбендә булды

2020 елның 14 августында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Л.Н. Ногманова Алабуга муниципаль районына эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы уздырылган Алабуга муниципаль районының «Адымнар-Алабуга» полилингваль мәгариф комплексында, шулай ук Университет мәктәбендә – быел Казан федераль университеты составына тапшырылган Алабуга шәһәренең элеккеге 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды.

Мәктәпнең презентациясе әлеге чара кысаларында узды. Капиталь ремонттан соң барлык сыйныфлар да мультимедиа җиһазлары, камералар, егәрле компьютерлар, интернетка тотрыклы һәм тиз керү мөмкинлеге белән җиһазландырылган, ә укытучылар, университетның заманча технологияләре һәм методик ресурсларыннан файдаланып, үз дәресләрен цифрлы белем бирү уникаль студиясендә эшләү мөмкинлегенә ия булдылар.
1 сентябрьдә яңартылган Университет мәктәбе 465 укучыны кабул итәчәк.
Алабугадагы университет мәктәбе фәнни-педагогик тикшеренүләр, булган технологияләрне эшләтү һәм мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү, шулай ук студентларны – булачак педагогларны гамәли әзерләү өчен модель-эксперименталь мәйданчык булачак.
Шул уңайдан Казан федераль университетының Университет мәктәбе директоры К.Х. Гәрәевка Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән мәгарифнең актуаль мәсьәләләре буенча заманча фәнни-методик материаллар тапшырылды. Материаллар мәктәп китапханәсе фондын тулыландырачак һәм укытучыларга эшләрендә куллану өчен тәкъдим ителәчәк.



3
4