• Русский
  • Татарча

«Белем бирү сыйфатын күтәрү факторы буларак мәктәптә нәтиҗәле укыту-тәрбия процессын оештыру» темасына вебинар форматындагы вариатив чара

2020 нче елның 17 нче августында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан, ужайсыз социаль шартларда эшләүче һәм белем бирү сыйфаты түбән булган мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру, шулай ук 2020 нче елда «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында, Мөслим муниципаль районы Күбәк урта мәктәбе белән берлектә, ««Белем бирү сыйфатын күтәрү факторы буларак мәктәптә нәтиҗәле укыту-тәрбия процессын оештыру»» темасына вебинар үткәрелде.

Әлеге чарада Күбәк урта мәктәбенең 22 педагогик хезмәткәре катнашты.

Семинарда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының укыту-методик эшләр буенча проректоры Сагеева Гөлнара Хәниф кызы «Белем бирү сыйфаты: укытучы нәтиҗәсеме, әллә укучыныкымы?» темасына чыгыш ясады.

Тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртипне профилактикалау лабораториясе мөдире Шәехов Марат Рәшит улы сыйныф җитәкчесенең тәрбия эше планы белән таныштырды.

Тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртипне профилактикалау лабораториясенең фәнни хезмәткәре Башлай Эльвира Хамзеевна чыгышы темасы: «Белем бирү сыйфатын арттыру факторы буларак мәктәптә тәрбия процессын нәтиҗәле оештыру».

Вебинарның модераторы - Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Фәттахова Рузилә Фирдәвес кызы.

Семинарда катнашучылар фикеренчә, чыгышлар педагогның гамәли эшчәнлегендә куллану ягыннан кызыклы һәм файдалы булды.