• Русский
  • Татарча

«Уку предметлары буенча белем бирү нәтиҗәләрен арттыру: технологияләр һәм педагогик лайфхаклар» темасына вариатив чара

2020 елның 25 һәм 26 августында 2020 елда Россия Федерациясенең «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы чараларын тормышка ашыру кысаларында уку нәтиҗәләре түбән һәм начар социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрү буенча Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе педагоглары өчен «Уку предметлары буенча белем бирү нәтиҗәләрен арттыру: технологияләр һәм педагогик лайфхаклар» дигән темага онлайн-семинар узды.

Семинарда Шәдке урта гомуми белем бирү мәктәбенең, Ф.Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбенең педагогик хезмәткәрләре, шулай ук район укытучылары һәм Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге белгечләре катнашты.

Семинар барышында тарих укытуның актуаль проблемалары; урта мәктәптә химияне укыту технологиясе һәм методикасы; функциональ грамоталылык форматында җәмгыять белеме буенча диагностик материалларны модельләштерү үзенчәлекләре; укытучының ВПР һәм ГИА га әзерлек буенча «Биология» укыту предметы буенча эш системасы каралды. Программаның модераторы буларак Тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртип профилактикасы лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре Н.Б. Кондратьева чыгыш ясады.