• Русский
  • Татарча

Педагогик хезмәткәрләр өчен «Педагогик остаханә» онлайн-семинары

Чараларда Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының «Генерал-майор Хапаев Владимир Аверкиевич исемендәге Тәтеш кадет интернат-мәктәбе» һәм «Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе педагогик хезмәткәрләре катнашты. Программаның кураторы — ТР Мәгарифне үстерү институтының Мәгариф стратегияләрен тормышка ашыру үзәге фәнни хезмәткәре Корнева Светлана Николаевна.

Семинарларда түбәндәге сораулар каралды:

  1. Педагогик коллективның бердәм кыйммәтләрен укытучылар мотивациясе аша формалаштыру.
  2. Заманча онлайн-ресурслар һәм педагоглар өчен интерактив кораллар.
  3. Белем бирүнең сыйфатын күтәрү факторы буларак укучыларны мотивацияләү.
  4. Татарстан Республикасында олимпиада хәрәкәте.
  5. ЕСОКОда бәяләү процедуралары.