• Русский
  • Татарча

Авыл халкы арасында финанс белемен арттыру

25 августта Татарстан Республикасы Югары Ослан һәм Кайбыч районнары укытучылары «авыл халкының финанс грамоталылыгын һәм финанс белемен укыту методикасы»программасы буенча квалификация күтәрүне уңышлы төгәлләделәр. Уку барышында авыл мәктәпләре укытучылары мәктәп укучыларына да, үз авылларыңдагы өлкән яшьтәге кешеләргә дә юнәлдерелгән белем бирү-агарту чараларын оештыру һәм үткәрү буенча методик эшләнмәләр һәм дидактик кулланмалар белән таныштылар. Йомгаклау аттестациясе тыңлаучыларны әлеге эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен кирәкле компетенцияләр белән таныштыру, шулай ук алган тәҗрибәне үз практикаларында ретрансляцияләргә әзер булуларын күрсәтте.