• Русский
  • Татарча

Зәй муниципаль районы педагоглары һәм җитәкче хезмәткәрләре өчен вебинар

2020 елның 26 августында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасының мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларын гамәлгә ашыру кысасында уңайсыз шартларда эшләүче һәм белем бирү нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән «Мәктәп мәгарифенең сыйфатын күтәрүгә заманча алымнар» вебинарын үткәрде. Вебинарда Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының “Кадыйров урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБМУ педагоглары һәм җитәкче хезмәткәрләре катнашты. Вебинарның модераторы - мәгариф белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Смирнов Иван Андреевич.
Вебинарда 35 педагог катнашты.
Чара барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  1. Белем бирү сыйфатын бәяләүнең эчке системасына БТЭ анализы һәм интеграциясе буенча практика - укыту-методик эш буенча проректор, сәнгать фәннәре кандидаты Сагеева Гөлнара Хәниф кызы;
  2. Укытучының эш сыйфатын бәяләү: компетентлы якын килү - һөнәри һәм шәхси компетенцияләрне үстерү бүлегенең фәнни хезмәткәре Әхмәтшина Ризидә Миннехан кызы;
  3. Белем бирү сыйфаты күрсәткече буларак ДЙА - социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Михеев Александр Владимирович.

Вебинар видеоязмасы: https://yadi.sk/d/A-a2Z-Ui0qcwig