• Русский
  • Татарча

РЕСПУБЛИКА ОСТАЗЛАР СОВЕТЫНЫҢ ИКЕНЧЕ УТЫРЫШЫ

2020 елның 27 нче августында «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе дәүләт биреме, РАОның «Челтәр хезмәттәшлеге нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрларның остазлыгын оештыруның төбәк системасы» инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында чаралар планы нигезендә республика остазлар Советының икенче утырышын үткәрде.

Утырыш эшендә республика Остазлар шурасының 25 әгъзасыннан 22 се катнашты.

Сәламләү сүзе белән ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры Ногманова Людмила Николаевна чыгыш ясады.

Республика Остазлар советы утырышы барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  • «Остазлык: теориядән практикага» II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрүгә әзерлек (Шәйхетдинова Галия Айрат кызы, ТР Мәгарифне үстерү институтының гыйльми сәркатибе).
  • «Остазның өстәл китабы» мәгълүмат-методик җыентыгын тәкъдим итү (проект) (Яковенко Татьяна Владимировна, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры).
  • «Белем бирү оешмаларының иң яхшы остазлык практикалары: гамәлгә кертү тәҗрибәсе» онлайн-марафоны (Кәримова Диләрә Салих кызы, 146 нчы «Ресурс» лицее директоры).
  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты сайтында яңартылган «Остазлык мәктәбе» битен тәкъдим итү (Галеева Айсылу Зөфәр кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының фәнни хезмәткәре).
  • Татарстан Республикасының иң яхшы педагог-остазларын бүләкләү турындагы тәкъдимнәргә күзәтү (проект) (Кукмара муниципаль районы мәгариф идарәсе методисты Бакланова Миләүшә Гарәфетдин кызы).