• Русский
  • Татарча

Педагогик хезмәткәрләр өчен «Педагогик остаханә» онлайн-семинары

Онлайн-семинарларда Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының “2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” (38 катнашучы) һәм “13 нче гимназия” МБМУ (25 катнашучы) педагогик хезмәткәрләре катнашты. Программаның кураторы - Зияева Гөлмирә Акмал кызы, ТР Мәгарифне үстерү институтының Мәгарифне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру үзәге директоры.

Семинарларда түбәндәге сораулар каралды:

  1. Педагогларны мотивлаштыру аша педагогик коллективның бердәм кыйммәтләрен формалаштыру.
  2. Укучыларны белем бирүнең сыйфатын күтәрү факторы буларак мотивацияләү.
  3. ЕСОКО кысаларында бәяләү процедуралары.
  4. Татарстан Республикасында олимпиада хәрәкәте.
  5. Заманча онлайн-ресурслар һәм педагоглар өчен интерактив инструментлар.