• Русский
  • Татарча

Вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс турында белдерү

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе «ППСка караган педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү тәртибе һәм вазыйфаларны биләү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында» 08.09.2017 ел, № 309, «Фәнни хезмәткәрләрнең вакантлы вазыйфасын биләүгә нигезләмәне раслау турында» 28.06.2018 ел, № 177 боерыклары нигезендә һәм Гыйльми Советның 11.09.2020 карары нигезендә (7 нче беркетмә) «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе педагогик хезмәткәрләренең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар игълан итә. (профессор-укытучылар: 1 нче кушымта); (фәнни хезмәткәрләр: 2 нче кушымта).

Конкурс 2020 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Гыйльми советы утырышында түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: 420015, Казан, Б. Красная ур., 68 йорт

Гаризалар һәм документларны, конкурс турында Нигезләмә нигезендә (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты сайтында «Документлар» бүлегендә урнаштырылган), галим сәркатиб исеменә җибәрергә.

Вазыйфага дәгъва итү өчен документлар 2020 елның 10 ноябренә кадәр кабул ителә.

Вазыйфаларның тулы исеме әлеге игъланның 1 нче кушымтасында һәм 2 нче кушымтасында чагылдырылган.