• Русский
  • Татарча

«Рус телен һәм әдәбиятын укытуның иң яхшы практикалары» республика методик эшкәртмәләр конкурсы

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе «Рус телен һәм әдәбиятын укытуның иң яхшы практикалары» республика методик эшкәртмәләр конкурсы (алга таба – Конкурс) башлану турында игълан итә.

Конкурсның төп максаты – рус теле һәм әдәбиятын укыту өлкәсендә иң яхшы белем бирү тәҗрибәсен ачыклау, мәгариф өлкәсендә инновацион эшчәнлекне стимуллаштыру, рус теле һәм әдәбияты укытучыларының педагогик тәҗрибәсен тәкъдим итү һәм популярлаштыру.

Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләрен конкурста катнашырга чакырабыз.

Конкурста катнашу өчен 2020 елның 30 сентябренә кадәр https://forms.gle/xaXH5RhG5Pw4CinQA сылтамасы буенча анкета тутырырга һәм конкурс документлары пакетын gumkonkurs@yandex.ru электрон адресына юлларга кирәк.

Җиңүчеләр һәм лауреатлар дипломнар белән бүләкләнәчәк, барлык катнашучылар да конкурста катнашучы сертификаты алачак.

Конкурс турында нигезләмәне (PDF һәм WORD форматында) «Грантлар һәм конкурслар» бүлегенә кереп алырга мөмкин.

Барлык сораулар буенча өстәмә мәгълүматны Социаль-гуманитар фәннәр кафедрасы мөдире Г.Х. Әхбәровадан алырга мөмкин. Элемтә өчен телефон: 236-69-01.