• Русский
  • Татарча

Цифрлы технологияләр буенча мәктәп тьюторларына һәм гомуми белем бирү оешмалары педагогларына ярдәм итү өчен семинар

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы мәгарифен һәм фәнен үстерү» дәүләт программасы чараларын һәм «цифрлы белем бирү мохите» ФИП эшчәнлеген гамәлгә ашыру кысаларында, цифрлы технологияләр буенча мәктәп тьюторларына һәм педагогларга ярдәм итү өчен, 2020 елның 16 сентябрендә «Белем бирү нәтиҗәләре сыйфаты факторы буларак заманча цифрлы технологияләрне куллану» темасына гамәли-юнәлешле семинар (вебинар) үткәрде.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе субъектларының 1328 педагогик хезмәткәре катнашты, алар арасында мәгариф белән идарә итү органнары вәкилләре, белгечләр, методистлар, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары, цифрлы технологияләр буенча тьюторлар, шул исәптән 2019 елда укуларын узган тьюторлар бар.

Семинарда катнашучыларның сертификатлары теркәлү вакытында күрсәтелгән электрон адреска җибәреләчәк.

Киләсе семинар 2020 елның 23 сентябрендә узачак.

Теркәлү өчен сылтама: https://clck.ru/QkjoM