• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогик хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру

Агымдагы елның 16-29 сентябрь көннәрендә «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирүнең заманча технологияләре» проблемасы буенча өстәмә һөнәри белем бирү программасы тормышка ашырылды, 30 педагогик хезмәткәр укытылды (программаның кураторы – Мифтахетдинова Н.Р., өлкән укытучы).

Программа көндезге һәм электрон укыту, шулай ук дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып тормышка ашырылды һәм тыңлаучыларга барлык кирәкле компетенцияләрне алырга мөмкинлек бирде. Йомгаклау аттестациясе онлайн-режимда проект эшләрен яклау формасында узды.

Тыңлаучылар һөнәри компетенцияләрне камилләштерү мөмкинлеге алган өчен рәхмәт белдерделәр, квалификация күтәрү барышында уңай психологик климат тудырылуын билгеләп үттеләр.