• Русский
  • Татарча

"Авыл укытучысы" VII Республика конкурсының турыдан-туры этабы

2020 елның 29 сентябрендә "Мәгариф "журналы Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә "Авыл укытучысы" VII Республика конкурсының турыдан-туры этабын үткәрде. Конкурста Татарстан Республикасының авыл мәктәпләрендә эшләүче фән укытучылары катнашты. Читтән торып үткәрелгән һәм турыдан-туры этапларның эксперт комиссиясе эшендә Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре: татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, ф.ф.к. Гыйләҗева Л.Г.; татар теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы Г.В.Һадиева катнаштылар.

Фотогалерея