• Русский
  • Татарча

Россия Федерациясенең Туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучылары өчен вебинар

2020 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы “Татар телен һәм әдәбиятын укытуда коммуникатив технологияләр” темасы буенча туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен вебинар үткәрде.

Доклад белән татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, ф.ф.к. Фәттахова Рүзилә Фирлавес кызы чыгыш ясады. Вебинар эшендә 85 педагогик хезмәткәр катнашты.