• Русский
  • Татарча

Цифрлы технологияләр буенча мәктәп тьюторларына һәм гомуми белем бирү оешмалары педагогларына ярдәм итү өчен семинар

2020 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «2014-2025 елларга Татарстан Республикасы мәгарифен һәм фәнен үстерү» дәүләт программасы чараларын һәм «Цифрлы белем бирү мохите» ФИП эшчәнлеген гамәлгә ашыру кысаларында педагогларга һәм мәктәп тьюторларына цифрлы технологияләр буенча ярдәм итү өчен «Белем бирү нәтиҗәләренең сыйфаты факторы буларак заманча цифрлы технологияләрне куллану: нәтиҗәле практикалар» темасына гамәли-юнәлешле семинар (вебинар) үткәрде.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе субъектлары гомуми белем бирү оешмаларының 629 педагогик хезмәткәре: мәгариф идарәсе органнары вәкилләре, белгечләр, методистлар, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары, шул исәптән 2019 елда цифрлы технологияләр буенча укулар узган тьюторлар катнашты. Семинар барышында белем бирү нәтиҗәләренең сыйфатын күтәрү өчен заманча белем бирү технологияләрен куллану мәсьәләләре каралды. Семинарда катнашучылар тәкъдим ителгән материалның уңайлы форматын һәм актуальлеген, шулай ук тәкъдим ителгән практикаларның нәтиҗәлелеген билгеләп үттеләр.

Семинарда катнашучыларның барысы да электрон рәвештә сертификатлар алачак.

Язмага сылтама: https://youtu.be/fXmetzgRO4c