• Русский
  • Татарча

«Мәгариф оешмасында федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәли яктан тормышка ашыру: дәрес һәм белем бирү эшчәнлеге» республика методик эшкәртмәләр конкурсы

«Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе «Мәгариф оешмасында федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәли яктан тормышка ашыру: дәрес һәм белем бирү эшчәнлеге» республика конкурсы башлануы турында игълан итә.

Конкурсның төп максаты - педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын арттыру, алдынгы педагогик тәҗрибәне ачыклау һәм тарату, педагогик хезмәткәрләр эшенең инновацион тәҗрибәсен гомумиләштерү һәм тарату, белем бирү процессын фәнни-методик тәэмин итүне камилләштерү.

Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләрен конкурста катнашырга чакырабыз.

Конкурста катнашу өчен 2020 елның 1 ноябренә кадәр анкета тутырырга кирәк: https://forms.yandex.ru/u/5f74cecc8aba1e102c6d0596/

Катнашучыларның барысы да конкурста катнашучы сертификатын алачак.

Конкурс турындагы нигезләмәне «ГРАНТЛАР һәм КОНКУРСЛАР» бүлегенә кереп алырга мөмкин.

Барлык сораулар буенча өстәмә мәгълүматны Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының методик эшне үстерү бүлеге башлыгы О.В. Мартьяновадан алырга мөмкин. Элемтә өчен телефон: 533-03-90.