• Русский
  • Татарча

Яшь педагоглар өчен TeachMeet («Укытучы 2.0»)

2020 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасының яшь педагоглар советы һәм «ЯКласс» белем бирү платформасы белән берлектә TeachMeet форматында яшь педагоглар өчен «Гуманитар һәм техник цикл дәресләрдә уку өчен ресурслар» темасына укыту семинары оештырды.

Бу уку елында беренче чара «Укытучы 2.0» федераль инновацион проектын гамәлгә ашыру кысаларында онлайн-режимда үткәрелде, ул катнашучылар һәм чыгыш ясаучылар географиясен киңәйтергә мөмкинлек бирде. Семинарда Татарстан, Чувашия, Казахстан, Кыргызстан һәм Норвегиядән мәктәп, югары һәм урта һөнәри уку йортлары укытучылары чыгыш ясады. Спикерлар тәкъдим иткән материаллар күп төрле, кысылган һәм практик юнәлешле булды - TeachMeet катнашучыларының барысына да үзләре өчен файдалы мәгълүмат табарга мөмкинлек бирелде.

Семинарда онлайн-режимда катнаша алмаган булсагыз, чыгышларның язмасын сылтама буенча карый аласыз: https://youtu.be/fG80q3Qk1sE.

Сылтама буенча күчеп үткәрелгән чара турында үз фикерегезне калдырсагыз, оештыручылар сезгә бик рәхмәтле булачак: http://bit.ly/opros-teachmeet. Бу сезнең катнашуыгызның дәлиле булачак һәм Сезгә «Укытучы 2.0» Федераль инновацион мәйданчыгы сертификатын алу мөмкинлеге бирәчәк.

Моннан тыш, сезне үз һөнәри һәм шәхси компетенцияләрегезне бәяләргә, шулай ук «укытучы 2.0»Федераль инновацион проекты кысаларында яшь педагогларны үстерүнең комплекслы программасында катнашырга чакырабыз. Гаризаны сылтама буенча калдырыгыз: http://bit.ly/test-uchitel, һәм без Сезнең белән аермачык элемтәгә керербез!

Вебинар язмасы

Фотогалерея