• Русский
  • Татарча

«PRO.фолк» митапын үткәрү турында

2020 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының ZOM мәйданчыгында онлайн-режимда «PRO.фолк» митапы үткәрелде. Вакыйга «Традицион мәдәният һәм мәгариф пространствосы» федераль инновацион мәйданчыкның мәгариф проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

Митапта Удмуртия Республикасыннан, Новоаннинский шәһәреннән (Волгоград өлк.), Казан шәһәреннән, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан 30дан артык кеше катнашты.

Очрашу темасы - "Территорияне үстерү ресурсы буларак этномәдәни мирас" - мәгариф өлкәсе белгечләрен генә түгел, мәдәният учреждениеләрен, коммерциягә карамаган оешмаларны да, халык мәдәнияте кыйммәтләрен үстерү белән бәйле уңышлы практика һәм проектларны гамәлгә ашыручыларның барысын да җәлеп итте.

Митапның төп спикерлары - «Крутушка» Халыкара традицион мәдәният һәм иҗат фестивале программа директоры (Казан шәһәре) Д.Б. Башкирова; «Авыл территорияләренең тотрыклы үсешенә ярдәм итү үзәге» АНО директоры, «Никольск шәһәрендә Раштуа» фестивале авторы, «Сотвори» социаль проектлау студиясе» проекты автордашы (Казан шәһәре) П.Ю. Марьин; сәнгать фәннәре кандидаты, Удмуртия дәүләт университеты доценты, «Важнин ключ» фольклор ансамбле җитәкчесе (Ижевск шәһәре) В.Г. Болдырева; «Новоаннинский КДК» МБУ директоры, «Бузулук» этнографик ансамбленә (Волгоград өлкәсе) нигез салучы һәм анда катнашучы И.Н. Иванова.

Дискуссия барышында мәдәни-мәгариф мохитен проектлау, территориянең брендингы, авыл һәм шәһәр киңлекләрендә традицион мәдәниятне актуальләштерү заманча формаларын һәм технологияләрен сайлау мәсьәләләре каралды.

Фотогалерея