9 октябрь, 2020 - 16:32      
      2020 елның 8 октябрендә математика һәм табигый-фәнни белем бирү кафедрасы онлайн-форматта «2021 елда физика буенча төп һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү үзенчәлекләре» проблемасы буенча республика фәнни-гамәли семинарын үткәрде, анда Татарстан Республикасының 180 физика укытучысы катнашты.
Семинар эшендә шулай ук физика-математика фәннәре кандидаты, «Легион» нәшриятының физика буенча әсбаплар авторы Г.С. Безуглова да катнашты.
Семинарда каралган төп проблемалар:
- Физикадан яңартылган ОГЭ–2021 демоверсиясе.
 - Биремнәрнең яңа модельләре һәм аларны бәяләү критерийлары.
 - Физика буенча БДИ-2021 гә әзерләнү методикасы
 
Семинар йомгаклары буенча катнашучыларга сертификатлар юлланды.


 