• Русский
  • Татарча

«Төп гомуми белем бирү ФДББС буенча эшләү шартларында метапредмет нәтиҗәләргә ирешү методлары» вебинары

2020 елның 08 октябрендә Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты уку нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында «Төп гомуми белем бирү ФДББС буенча эшләү шартларында метапредмет нәтиҗәләргә ирешү методлары» проблемасы буенча вебинар форматында вариатив чара үткәрде.

Вебинарда П.А. Полушкин исемендәге 101 нче урта мәктәп - Казан шәһәре Совет районы мәгариф үзәгенең 38 педагогик хезмәткәре катнашты.

Программа кураторы - педагогика фәннәре кандидаты, математика һәм табигый-фәнни белем кафедрасы мөдире Әхмәтшина Гөлсия Хабриевна.

Семинарда фикер алышкан төп проблемалар:

  • Төп гомуми белем бирүнең төп белем бирү программасын үзләштерүнең методик нәтиҗәләре.
  • Мәктәптә метапредмет нәтиҗәләргә ирешү өчен кулланыла торган нәтиҗәле инструментлар.
  • Метпредметлы нәтиҗәләргә ирешүне бәяләү системасы.

Фотогалерея