• Русский
  • Татарча

2020 елда «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының иң яхшы региональ практикаларын ачыклау буенча беренче региональ конкурсның йомгаклау этабы

«Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Конкрет өлкәләрне модернизацияләү концепциясен эшләү, мәгарифне үстерү һәм методик берләшмәләргә ярдәм итү юлы белән яңа федераль дәүләт белем бирү стандарты нигезендә белем бирү технологияләрен һәм эчтәлеген модернизацияләү» юнәлеше буенча 2020 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасының иң яхшы региональ практикаларын ачыклау буенча беренче региональ конкурсның йомгаклау этабы узды. Ул Казан шәһәрендә «Шаляпин Палас Отель» кунакханәсендә үткәрелде.

Яклауда республиканың 13 муниципаль районыннан, шулай ук Казан шәһәреннән һәм Чаллы шәһәреннән 5 юнәлеш буенча 55 конкурс эше тәкъдим ителде. Конкурста катнашучылар индивидуаль/коллектив практик эшләр тәкъдим иттеләр, ирешелгән нәтиҗәләр белән уртаклаштылар.

Эксперт комиссиясе составына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе һәм Чаллы дәүләт педагогика университеты вәкилләре керде.

Җиңүчеләрне бүләкләү декабрьдә - 2020 елда «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча йомгаклау чарасы кысаларында узачак.


Бәйгедә җиңүчеләр исемлеге

Фотогалерея