• Русский
  • Татарча

«Укучыларның белем сыйфатын арттыру» семинары

2020 елның 06 октябрендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең лингвистик лабораториясе уку нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшли торган мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Кама Тамагы муниципаль районының «Тәмте урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе белән берлектә «Укучыларның белем сыйфатын арттыру» семинарын уздырды.

Уку семинарында “Тәмте урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең директор урынбасарлары һәм педагогик хезмәткәрләре генә түгел, Кама Тамагы районы мәктәпләренең директор урынбасарлары да катнашты. Семинарда белем бирү сыйфатын яхшырту, шулай ук укучыларның өлгерешен арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Уку семинары "Тәмте урта мәктәбе" муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең педагогик хезмәткәрләре арасында зур кызыксыну уятты. Семинарда катнашучылар актив рәвештә фикер алыштылар, үз технологияләре һәм укучыларның мотивациясен һәм өлгерешен арттыру алымнары белән уртаклаштылар.

Уку семинарында дәресләрдә уңай шартлар тудыру, функциональ грамоталылыкны үстерү, укучыларны укытуга кызыксынуны арттыру кебек актуаль темалар каралды.

Актив эштән соң барлык катнашучылар да үзләренең педагогик идеяләре белән уртаклашу мөмкинлеге алды.

Чара дәвамында катнашучылар чыгыш ясаучыларга практик юнәлешле сораулар бирделәр.