• Русский
  • Татарча

"Гражданлык тәңгәллеген формалаштыру факторы буларак тарих һәм җәмгыять белеме" төбәк фәнни-гамәли конференциясе

"Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты" өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе дәүләт биреме нигезендә, Россиянең милли гражданлык тәңгәллеген формалаштыруда мәгариф эшчәнлегенең төп юнәлешләрен актуальләштерү максатыннан, 2020 елның 29 октябрендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре, әлеге юнәлешне гомуми һәм урта махсус белем бирү оешмаларында кураторлык итүче методистлар, белем бирү оешмаларының укытучылары һәм мөгаллимнәре өчен "Гражданлык тәңгәллеген формалаштыру факторы буларак тарих һәм җәмгыять белеме" дип аталган фәнни-гамәли конференция оештыра. Барлык кызыксынган кешеләрне катнашырга чакырабыз.

Конференция дистанцион режимда үткәрелә, башлану вакыты - 13 сәг. 30 мин. Конференциягә теркәлү түбәндә күрсәтелгән сылтама яисә QR-код буенча электрон формада башкарыла. Теркәлүдән соң катнашучының почта адресына конференция уздырылачак онлайн платформага керү режимы турында мәгълүмат киләчәк.

https://forms.gle/dMkCDxRAQ1uXvDzE8