• Русский
  • Татарча

«Белем бирү сыйфаты белән идарә итүнең мәктәп системасы һәм аны камилләштерү юллары» онлайн конференциясе

2020 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының онлайн мәйданчыгында белем бирү нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында «Яшел Үзән муниципаль районы Зөя урта мәктәбе» МББУ белән берлектә «Белем бирү сыйфаты белән идарә итүнең мәктәп системасы һәм аны камилләштерү юллары» темасына конференция үткәрелде.

Конференция эше барышында әлеге мәктәпнең укытучылары докладлары, шулай ук мәктәпнең аерым фәннәрне укытуда аеруча актуаль проблемалар буенча һәм белем бирү нәтиҗәләренең сыйфатына идарә итү системасын камилләштерүдә заманча алымнарны практик тормышка ашыру буенча педагог хезмәткәрләре чыгышлары каралды. Конференцияне төп спикерлары сыйфатында ТР Мәгарифне үстерү институты социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасының өлкән укытучысы А.В. Михеев һәм ТР Мәгарифне үстерү институты социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты Д.И. Улбутов чыгыш ясадылар.