• Русский
  • Татарча

«Спас җирендә туган якны өйрәнүчеләр очрашуы» туган якны өйрәнү форумы

2020 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты Спас муниципаль районы һәм Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы белән берлектә дистанцион форматта «Спас җирендә туган якны өйрәнүчеләр очрашуы» II Республика туган якны өйрәнү форумын уздырды. Чараның максаты - Татарстан Республикасында төбәкне өйрәнү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау.

Форумның пленар утырышында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Спас муниципаль районы башкарма комитеты, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнашты.

Форумның беренче этабында 33 педагог катнашты. Икенче этапта чыгыш ясау өчен иң яхшы һәм кызыклы алты доклад сайлап алынды: «XIX гасыр ахырында - XX гасыр башында Спас өяз земство җыелышы һәм волость идарәсе эшчәнлеге.»; «Тәтеш төбәге Лашманнары: алар кем?», «Безнең укытучы сугышта»; «Лаешлылар Бөек Ватан сугышы фронтларында»; «Герой булып тумыйлар, геройга әйләнәләр»; «Таныш булмаган Инна Лимонова".

Педагогларның чыгышларын компетентлы жюри әгъзалары бәяләде, аларның карары буенча түбәндәге урыннар билгеләнде:

  • I урынны Спас муниципаль районы Бураково гомуми урта белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Казаков Айдар Гарунович.
  • II урынны Казан шәһәре Авиатөзелеш районы «Мәктәптән тыш эш үзәге»нең өстәмә белем бирү педагогы Абайдуллова Гөлсинә Зәки кызы һәм Лаеш муниципаль районы «Комлы Кавал гомуми урта белем мәктәбе»нең тарих укытучысы Шәйхетдинов Зөфәр Кәримуллин алды.
  • III урынны Яр Чаллы шәһәре «ГДТДиМ №1» МАУДО өстәмә белем бирү педагогы Грошева Елена Леонидовна; Балык Бистәсе муниципаль районы «Балалар иҗат үзәге» методистлары Трофимова Мария Ивановна һәм Ибраһимова Людмила Михайловна; П.С. Ханжин исемендәге 1 нче Тәтеш урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Чернова Елена Владимировна яулады.

Барлык педагогларны котлыйбыз һәм Татарстанда һәм аннан читтә туган якны өйрәнү хәрәкәтен үстерүдә уңышлар телибез!

Форумнан фоторәсемнәрне сылтама буенча карарга мөмкин: https://drive.google.com/drive/folders/1Qq3Oz-21PLAxvVG9dPN4omZt5MoFFWQk....

Фотогалерея