• Русский
  • Татарча

«Мәгариф пространствосының яңа фәлсәфәсе буларак Digital» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе

Конференциянең максаты: барлык төрдә һәм дәрәҗәләрдә белем бирүнең югары сыйфатын һәм һәркем өчен ачыклыгын тәэмин итә торган цифрлы мәгариф өлкәсендәге яңа казанышлар, аның үсеш перспективасы һәм актуаль юнәлешләре турында фикер алышу, алдынгы белемнәр һәм тупланган тәҗрибә белән уртаклашу, мәгариф хезмәткәрләренең фәнни һәм педагогик хезмәттәшлеген ныгыту.

Конференциядә катнашырга 400дән артык катнашучы теркәлде. Мәскәү шәһәре, Башкортостан Республикасы, Чуваш Республикасы, Марий Эл Республикасы, Татарстан Республикасы регионнары тәкъдим ителде.

Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманова һәм ФИРО РАНХиГСның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Игорь Станиславович Сергеев чыгыш ясадылар. Үз чыгышында И.С. Сергеев Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты коллективын «Цифрлы белем бирү мохите» темасы буенча ФИРО РАНХиГС эксперименталь мәйданчыгы статусы бирелү белән котлады.

"Фин мәктәбендә МКТ һәм дистанцион укыту" доклады белән Tampere Expertise Development Center (Финляндия) директоры Наталья Громова чыгыш ясады. Ул фин мәктәпләренең дистанцион укуга күчкәндә очрашкан проблемаларын билгеләп үтте һәм укучыларның төрле техник мөмкинлекләренең ничек хәл ителүен сөйләде.

Спикерларның чыгышлары конференциядә катнашучыларның барысында да зур кызыксыну уятты. Нәтиҗә ясаганда катнашучылар конференцияне оештыруның һәм алып баруның югары дәрәҗәсен, секция утырышлары программасының гамәли юнәлешле характерын билгеләп үттеләр.

Конференция программасы: https://clck.ru/Ri4yH

Конференциянең пленар утырышы язмасына сылтама: https://www.youtube.com/channel/UCxNUO1z68a2OMqE4xJlc2hA?view_as=subscriber

Фотогалерея