• Русский
  • Татарча

«Педагог-китапханәче» һөнәри стандарты: гамәлгә кертү проблемалары» республика семинары

2020 елның 7 декабрендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе (алга таба – ТР Мәгарифне үстерү институты) ««Педагог-китапханәче» һөнәри стандарты: гамәлгә кертү проблемалары» республика семинарын үткәрде.

Семинарның максаты - Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында «Педагог-китапханәче» һөнәри стандартын гамәлгә кертү проблемаларын ачыклау.

Чара онлайн режимында үткәрелде.

Семинар эшендә 381 педагогик хезмәткәр (мәгариф бүлегенең белем бирү процессын ресурслар белән тәэмин итү буенча методистлары, мәктәп китапханәләре мөдирләре, мәктәп китапханәчеләре, педагог-китапханәчеләр) катнашты.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР Мәгарифне үстерү институтының укыту-методик эшләр буенча проректоры Г.Х. Сагеева мөрәҗәгать итте.
Докладлар белән чыгыш ясадылар:

  • Березина И.В., «К.Д. Ушинский исемендәге китапханә» мәгълүмат үзәге методика бүлегенең мәктәп китапханәләре үсешенең мәгълүмат-методика секторы мөдире;
  • Гайфуллина Л.А., ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белем бирү процессын укыту-методик озата бару секторының әйдәп баручы киңәшчесе;
  • Хаҗиева Е.В., ТР МҮИның китапханә-мәгълүмат бүлеге башлыгы;
  • Корнев С.Н., ТР МҮИның мәгарифне үстерү стратегияләрен гамәлгә ашыру үзәгенең фәнни хезмәткәре;
  • Хисмәтова Л.К., ТР МҮИның социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты;
  • К.Хөсәенов, «Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы мәгариф идарәсе»нең белем процессын ресурслар белән тәэмин итү методисты;
  • Азина В.В., Казан шәһәре Яңа Савин районы «Россия Герое А.В. Козин исемендәге 7 нче гимназия»нең педагог-китапханәчесе.

Чарада түбәндәге актуаль темалар буенча фикер алышынды: «Укытучы-китапханәче эшчәнлегенең норматив-хокукый нигезләре», «Педагог-китапханәче» вазифасы буенча һөнәри аттестациянең актуаль мәсьәләләре», «Мәгариф сыйфатын күтәрү факторы буларак һөнәри үсешкә мотивация», «Кадрлар потенциалын үстерү һәм китапханәче педагогларның өстәмә белем бирү эчтәлеген яңарту», «Киләчәк укытучысы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында педагогның һөнәри компетенцияләрен үстерү һ.б.

Очрашу ахырында катнашучылар оештыручыларга һәм чыгыш ясаучыларга тәкъдим ителгән материал, актуаль һәм эчтәлекле семинар өчен рәхмәт белдерделәр.

Семинарның язмасын түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://yadi.sk/d/YttMw-4zunCu_A

Фотогалерея