• Русский
  • Татарча

«Педагог-китапханәче» һөнәри стандарты: гамәлгә кертү проблемалары» республика семинары йомгаклары буенча кире элемтә

2020 елның 7 декабрендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе «Педагог-китапханәче» һөнәри стандарты: гамәлгә кертү проблемалары» республика семинарын уздырды.

Чара онлайн режимда үткәрелде.

Семинар эшендә 381 педагогик хезмәткәр (белем бирү процессын ресурслар белән тәэмин итү буенча мәгариф бүлекләре методистлары, мәктәп китапханәләре мөдирләре, мәктәп китапханәчеләре, педагог-китапханәчеләр) катнашты.

Теләсә кайсы һөнәри эшчәнлек өчен хокукый базаны белү кирәк. Бүгенге көндә китапханәче-педагог эшчәнлегенең норматив-хокукый нигезләре турында тема бик актуаль, семинарда катнашучыларның сораулары бик күп булуы шуны чагылдыра.

Оештыручылар тарафыннан сораулар җыелды һәм чыгыш ясаучыларга һәм экспертларга тапшырылды.

Сорауларга җентекле җавапларны «К.Д. Ушинский исемендәге китапханә» Мәгълүмат үзәге методик бүлегенең мәктәп китапханәләрен үстерүнең мәгълүмат-методика секторы мөдире И.В. Березина әзерләде.