• Русский
  • Татарча

Башлангыч мәктәп укытучылары өчен ««Яшел» дәресләр һәм ул гына да түгел...» укыту семинары

Хөрмәтле коллегалар!

«Россия Федерациясендә калдыклар белән климатик нейтраль эш итү» Россия-Германия проектын тормышка ашыру кысаларында Сезне 2021 елның 20 гыйнварында 15.00 сәгатьтә башлангыч мәктәп педагоглары өчен «Яшел дәресләр һәм яшел дәресләр генә түгел...» дигән онлайн семинарда катнашырга чакырабыз.

Педагогика фәннәре кандидаты, GIZ проекты эксперты, МШПУ профессоры Рыжова Наталья Александр кызы 1-3 сыйныф укучылары өчен «яшел» дәресләрне ничек үткәрергә кирәген; «Яшел дәрес»нең нәрсә икәнен: оештыру принципларын һәм алымнарын, гамәли ориентлашуын; бүгенге көндә мәктәп укучыларын калдыклар темасы буенча укытуның заманча формалары; мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында чүп-чарны сортлау һәм җыюны оештыру; башлангыч мәктәптә нинди экологик проектлар кызыклы булуы һәм аларны гамәлгә ашыру этаплары турында сөйләячәк.

Cеминарлар GIZ экспертлары әзерләгән укыту һәм методик әсбаплары нигезендә уздырыла, алар, теоретик материалдан тыш, мәктәпләрдә булган уку курсларына өстәмәләр буларак, "яшел дәресләр" үткәрү буенча тәкъдимнәрне үз эченә ала.

Катнашучыларның теркәлүе мәҗбүри.

2021 елның 20 гыйнварында Мәскәү вакыты белән 15.00 сәгатьтә MS Teams платформасында үткәреләчәк семинарга кушылу өчен сылтама..

2021 елда методик семинарларны оештыручылар булып ГмбХның Халыкара Хезмәттәшлек буенча Немец җәмгыяте (GIZ), Россия ЛафаржХолсим һәм «Россия экология операторы» АХК тора.

«Россия экология операторы» гавәми-хокук компаниясе каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә белем бирү, агарту һәм мәгълүмати-аңлату эшчәнлеген актив гамәлгә ашыра, шулай ук мондый калдыклар белән эш итүнең заманча технологияләрен популярлаштыра, КККны аерым җыюны популярлаштыруга, экологик агартуга, Россия Федерациясе халкы арасында калдыклар белән эш итү культурасын арттыруга юнәлдерелгән мәдәни-агарту һәм мәгариф чаралары уздыра.