• Русский
  • Татарча

«Хаситә» китап басмалары күргәзмәсе

«Хаситә» — Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының уку залында күрсәтелә торган китап басмалары күргәзмәсе, ул Татарстанда һәм чиктәш төбәкләрдә яшәүче халыкларның традицион мәдәниятенә багышлана.

Күргәзмә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган.

Экспозициядә Н.А. Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург дәүләт консерваториясенең А.М. Мехнецов исемендәге Фольклор-этнография үзәге, «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәге» һәм Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан институтка бүләккә тапшырылган монографияләр, мәкаләләр җыентыклары, хрестоматияләр, методик кулланмалар һәм CD тәкъдим ителә.

Күргәзмә шуның белән уникаль: тәкъдим ителгән басмалар линейкасы ярдәмендә фәнни әйләнешкә 2010-2017 елларда Россия Федерациясе төбәкләрендә башкарылган һәм төрле этник төркемнәрнең - татарлар, керәшеннәр, русларның локаль традицияләрен чагылдырган документаль язмалар кертелә.

Әлеге җыентык Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының этномәдәни һәм туган якны өйрәнү әдәбиятына багышланган фондларын тулыландырды һәм киләчәктә дә мәдәни-агарту практикасында, шулай ук квалификацияне күтәрү һәм кадрларны һөнәри яңадан әзерләү курслары тыңлаучыларының белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру кысаларында кулланылачак.
Әдәбият исемлеге

Фотогалерея