• Русский
  • Татарча

Яшь педагоглар өчен тренинг («Укытучы 2.0»)

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе Россия Мәгариф академиясенең «Укытучы 2.0» инновация мәйданчыгы юнәлешен гамәлгә ашыру кысаларында «Ресурс» һөнәри белем бирү үзәге белән берлектә 2021 елның 27 нче гыйнварында яшь педагоглар өчен шәхси компетенцияләрне үстерүгә һәм профилактикага һәм эмоциональ януны җиңүгә юнәлдерелгән чираттагы тренинг үткәрде.

Әлеге тренинг һөнәри өлкәдә мөнәсәбәтләрне нәтиҗәле төзү өчен коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә багышланган иде. Төркемләп эшләү форматында яшь педагоглар хезмәттәшләре, ата-аналары һәм укучылар белән аралашу күнекмәләрен практик яктан ныгыттылар.

Әлеге тренинглар «Белем бирү сыйфатын күтәрүнең нәтиҗәле механизмы буларак укытучының компетенцияләрен үстерү һәм камилләштерү» программасы буенча укытуда катнашуны үз эченә алган «Яшь укытучы акселераторы» (72 сәгать) яшь педагогларны үстерү һәм озата бару комплекслы программасының состав өлеше һәм актуаль һөнәри компетенцияләрне үстерүгә юнәлдерелгән онлайн-трансляцияле төрле форматтагы семинарларны һ.б. үз эченә ала.

Фотогалерея