• Русский
  • Татарча

Вакантлы вазыйфалар турында конкурска игълан

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе 2017 елның 8 нче сентябрендәге 309 нчы номерлы «Профессор-укытучылар составына караган педагогик хезмәткәрләрнең вакантлы вазыйфаларын алыштыру тәртибе һәм аттестацияләү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында», 2018 елның 28 нче июнендәге 177 номерлы «Фәнни хезмәткәрләрнең вакантлы вазыйфаларны алыштыру турында нигезләмәне раслау хакында» боерыклары нигезендә һәм 2021 елның 27 нче гыйнварындагы Гыйльми советның (1 нче номерлы беркетмә) карары нигезендә, профессор-укытучылар составына керүче (1 нче кушымта) Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе педагогик хезмәткәрләренең вакантлы вазыйфалары турында;
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе фәнни хезмәткәрләренең вакантлы вазыйфаларын алыштыру турында (2 нче кушымта) конкурслар игълан итә.

Конкурс 2021 елның 28 нче апрелендә ТР Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе гыйльми советы утырышында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, 420015, Зур Кызыл урамы, 68 нче йорт.

Конкурс турындагы Нигезләмә буенча гаризаларны һәм документларны (ТР Мәгарифне үстерү институты сайтында, «Документлар» бүлегендә урнаштырылган) гыйльми сәркатип исеменә җибәрергә кирәк.

Вазыйфага дәгъвалау документлары 2021 елның 14 апреленә кадәр кабул ителә.
Вазыйфаларның тулы исемлеге әлеге игъланга беркетелгән 1 нче кушымтада һәм 2 нче кушымтада күрсәтелә.