• Русский
  • Татарча

Республика остазлар советының онлайн-марафоны

Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры, республика Остазлар советы рәистәше Ногманова Людмила Николай кызы чыгыш ясады.

Республикакүләм гамәли-юнәлешле мастер-класс эшендә Казан (Идел буе) федераль университеты Н.И. Лобачевский исемендәге лицее һәм Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары педагогик хезмәткәрләре, мәгариф белән идарә итү органнары вәкилләре, белгечләр, методистлар, мәгариф оешмаларының җитәкчеләре һәм остазлары катнашты.

Мастер-класс барышында гомуми һәм өстәмә белем бирүнең сыйфаты белән идарә итү инструменты буларак интеграциясе мәсьәләләре каралды. Мастер-класс гомуми белем бирү оешмалары педагоглары тарафыннан югары бәя алды. Катнашучылар үткәрү форматының уңайлылыгын, тәкъдим ителгән материалның актуальлеген, күрсәтелгән практикаларның нәтиҗәлелеген, педагогларга адреслы, мобиль һәм практик ярдәм күрсәтү өчен вакыт һәм ресурсларның оптималь файдалануын билгеләп үттеләр.

Семинар программасы: https://clck.ru/SuQrb

102