• Русский
  • Татарча

Укучылар үзидарәсе органнары эшчәнлеген оештыру буенча республика педагоглары өчен федераль спикерның ачык лекциясе

2021 елның 30 нчы гыйнварында республика педагоглары өчен онлайн режимда Россиякүләм «Мәгариф» милли проекты чараларының оештыру комитетлары һәм эксперт советлары әгъзасы Толкачев Андрей Анатолий улының «Укучылар үзидарәсе органнары эшчәнлеген норматив-хокукый тәэмин итү» темасына ачык лекциясе оештырылды. Чарада тәрбия процессын оештыруда катнашучы педагоглар: тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, педагог-оештыручылар, педагог-психологлар, социаль педагоглар, методистлар, һөнәри юнәлеш бирү буенча белгечләр, өстәмә белем бирү педагоглары, балалар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.

Лекция «балалар иҗтимагый берләшмәләре, укучылар үзидарәсе органнары эшчәнлеген оештыруга комплекслы якын килү» өстәмә һөнәри программасы буенча «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе тарафыннан «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырылган квалификация күтәрү курсларын тормышка ашыру кысаларында узды (куратор – тәрбия, өстәмә белем бирү һәм социаль тәртипне профилактикалау лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, социология фәннәре кандидаты Дәүләтшина Л.А.).

Фотогалерея