• Русский
  • Татарча

«Мәгариф» милли проектының «Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы гранты буенча чараларның чираттагы циклы башлану турында

2021 елның февралендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесе «Мәгариф» милли проектының «Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы гранты буенча чараларның чираттагы циклын башлап җибәрә. (алга таба – Проект).

Проект кысаларында квалификация күтәрү буенча ике белем бирү программасы тормышка ашырыла:

  • «Белем бирү сыйфатын күтәрүнең нәтиҗәле механизмы буларак укытучының компетенцияләрен үстерү һәм камилләштерү», күләме 72 сәгать;
  • «Укытучының һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен камилләштерү: заманча алым», күләме 72 сәгать.

2020 елда укыту федераль бюджет акчалары исәбеннән гамәлгә ашырылды. Анда Татарстан Республикасының 200дән артык педагогы һәм РФнең 5 башка субъекты катнашты. 2021 елда ике яңартылган программа буенча 1000 нән артык педагогны: Россия Федерациясе төбәкләреннән 250 укытучыны һәм Татарстан муниципаль районнарыннан 750 укытучыны укыту планлаштырыла.

Проектны тормышка ашыру этаплап гамәлгә ашырыла:

  • 1 нче этап - педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен тест рәвешендә диагностикалау 2021 елның 8 февралендә Мәскәү вакыты белән 03.00 сәгатьтә башлана һәм 2021 елның 21 февралендә 23.30 га кадәр (шул көнне кертеп) узачак.
  • 2 нче этап - тест барышында алынган мәгълүматларны анализлау нигезендә индивидуаль белем бирү маршрутын эшләү.
  • 3 нче этап - диагностика нәтиҗәләре буенча сайлап алынган тыңлаучыларны укыту.
  • 4 нче этап - белем бирүнең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен укучыларның йомгаклау диагностикасы.

Проект этаплары педагогик хезмәткәрләрнең өзлексез һөнәри белем бирүнең өстенлекле юнәлешләре, шул исәптән өстәмә һөнәри белем бирүнең селектив программаларын кулланып, нәтиҗәле практикаларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Белем бирү методикалары укучыларның үз белем бирү траекториясен, милли проектның максатларына һәм бурычларына, Россия Федерациясе педагогик хезмәткәрләренең һөнәри үсешенең милли системасының төп принципларына, шул исәптән укытучылар үсешенең милли системасын да кертеп, аңлы рәвештә сайлап алу нигезендә төзелә.

Программада катнашучылар максатчан компетенцияләрне үстерү буенча тренинглар форматында белем алачаклар, Россиянең өстәмә һөнәри белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы экспертлары һәм белгечләре белән онлайн-форматта үзләренең һөнәри осталыкларын фән, психология һәм педагогика өлкәләрендә күтәрәчәкләр.

Фотогалерея