• Русский
  • Татарча

А.М. Бутлеров исемендәге II республика фәнни-гамәли конференциясе

Конференциянең максаты: табигый-фәнни белем бирүнең сыйфатын һәм абруен күтәрү, фәнни эшчәнлек өлкәсендә компетенцияләр формалаштыру, педагогик хезмәткәрләрнең һәм проектлау, планлаштыру һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өлкәсендә белем алучыларның һөнәри үсешен стимуллаштыру.

Конференциянең бурычлары:

  • иҗади актив педагогларны һәм укучыларны, укучыларның перспективалы инновацион белем бирү проектларын һәм инициативаларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү;
  • шәхси һәм иҗади үзреализациягә юнәлдерелгән нәтиҗәле эшчәнлекне стимуллаштыру;
  • белем бирүнең заманча сыйфатына ирешү;
  • конференциядә катнашучыларның мәгариф өлкәсендә фәннең иң яңа казанышлары турында хәбәрдарлыгын арттыру;
  • педагогларның инновацион эшчәнлеге тәҗрибәсен ачыклау, гомумиләштерү һәм трансляцияләү;
  • фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән кызыксынучы талантлы яшь тикшеренүчеләргә ярдәм итү;
  • укучыларда тикшеренү эшчәнлегенә тотрыклы кызыксыну уяту һәм аны оештыру күнекмәләрен үстерү;
  • укучыларны югары уку йортларында фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнүгә әзерләү.

Конференциядә катнашуга төп һәм өстәмә белем бирүнең педагогик хезмәткәрләре, югары уку йортлары галимнәре, аспирантлар, шулай ук белем бирү оешмаларының 2-11 сыйныф укучылары, өстәмә белем бирү үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр чакырыла.

Үткәрү формасы: көндезге-читтән торып.

Конференция сайтына сылтама: http://butlerovconference.tilda.ws