• Русский
  • Татарча

Башлангыч гомуми белем бирүне гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр өчен республика семинары

2021 елның 1 нче февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының дәүләт биреме кысаларында башлангыч гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр өчен онлайн-режимда «Башлангыч мәктәп укучыларының функциональ грамоталылыгын үстерүнең методик аспектлары» дигән республика семинары оештырылды һәм үткәрелде.

Семинарда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы укытучылары, Казан шәһәре Идел Буе районының 6 нчы гимназиясе һәм Лаеш районы Октябрьның 25 еллыгы исемендәге совхоз мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары, шулай ук Татарстан Республикасының 40 педагогик хезмәткәре катнашты.

Семинар программасында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  1. Башлангыч сыйныф укучыларын укытуның планлаштырылган нәтиҗәсе буларак функциональ грамоталылык (педагогика фәннәре кандидаты, мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы доценты Җамалетдинова З.И.).
  2. Башлангыч сыйныф укучыларының функциональ грамоталылыгын булдыру алымнары һәм ысуллары (Солдатова Е.Н., Казан шәһәре Идел буе районының «6 нчы гимназия» МБББУнең башлангыч сыйныф укытучысы).
  3. Укучыларның уку грамоталылыгын формалаштыруның төп ысулы буларак текст белән эшләү (Шиһапова Н.Н., Татарстан Республикасы Лаеш районы «Октябрьның 25 еллыгы исемендәге совхоз урта мәктәбе» МБББУнең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы).
  4. Башлангыч сыйныф укучыларының математик белемен булдыруның методик алымнары (Хаматгалиева Р.И., Татарстан Республикасы Лаеш районының «Октябрьның 25 еллыгы исемендәге совхоз урта мәктәбе» МБББУнең башлангыч сыйныф укытучысы).
  5. Функциональ грамоталылык формалаштыруда тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану (Харламова Л.В., Татарстан Республикасы Лаеш районының «Октябрьның 25 еллыгы исемендәге совхоз урта мәктәбе» МБББУнең башлангыч сыйныф укытучысы).

Семинар ахырында катнашучылар фикер алыштылар, тәэсирләрен уртаклаштылар, семинарның практик юнәлешле булуын билгеләп үттеләр, катнашучыларга һәм оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

Семинарда катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырылды.

Фотогалерея