• Русский
  • Татарча

Кече яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм үстерү мәсьәләләре: Татарстан, Чувашия, Удмуртия Республикалары, Калуга өлкәсе мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен «Русское слово» нәшриятының төбәкара гамәли-юнәлешле семинары

2021 елның 1 нче февралендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы «Русское слово» нәшриятының мәктәпкәчә белем бирү үзәге белән берлектә Татарстан, Чувашия, Удмуртия Республикалары, Калуга өлкәсе мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре өчен төбәкара гамәли юнәлешле "Иртә балачакның беренче адымнары" дип аталган семинар уздырдылар.

Теманың актуальлеге бала гомеренең беренче елларында алдагы үсеше өчен аерым әһәмияткә ия булуы белән аңлатыла. Чарага 300дән артык тәрбияче, мәгариф бүлеге мөдирләре, педагоглар җыелды, бу кече яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирүдә аеруча зур кызыксыну турында сөйли.

Трансляция модераторлары буларак «Русское слово» нәшриятының мәктәпкәчә белем бирү үзәгенең нәшрият проектларын алга этәрү буенча директоры Нина Николай кызы Плаксина һәм ТР Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире Хәмитова Гөлназ Рәшит кызы чыгыш ясадылар.

Семинарда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең мәгариф идарәсе теориясе һәм практикасы кафедрасы доценты Федорова Тамара Трофим кызы чыгыш ясады.

Семинарда катнашучылар балачак чорының төп характеристикалары турында фикер алыштылар, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары шартларында балаларны тәрбияләү һәм үстерү мәсьәләләре буенча гамәли киңәшләр, иртә һәм кече яшьтәге балалар өчен программа-методик комплексны куллану буенча киңәшләр алдылар.

Семинар уртак кызыксыну, игътибар һәм бер-берең тәҗрибәсенә хөрмәт атмосферасында узды. Ул балаларга булган мәхәббәт, һөнәри сизгерлек һәм педагогик иҗат юлында гына кече яшьтәге балаларны үстерүнең актуаль мәсьәләләрен чишәргә мөмкин булуын күрсәтте.

Фотогалерея